Казан үзәгендә бер кызны бәрдереп үтергән автобус йөртүчесенә карата суд карары чыгарылды
Казанның Вахитов суды 21 яшьлек Азат Вафинга хөкем карары чыгарды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның Вахитов суды 21 яшьлек Азат Вафинга хөкем карары чыгарды.
Автобус йөртүчесен шәһәр үзәгендә 23 яшьлек кызны бәрдереп үтерүдә гаеплиләр.
Фаҗига узган елның декабрендә Островский урамында була. Тикшерү мәгълүматлары буенча, автобус йөртүчесе алда барган автобусны узып китәргә җыенган. Шофер җәяүлеләр юлы буйлап баручы кызны күрми кала һәм аны бәрдергәч тә берничә дистә метр өстерәп бара. Алынган җәрәхәтләрдән кыз фаҗига урынында үлгән. Вафин үз гаебен тулысынча таныган һәм җинаять эшен аерым тәртиптә карауны сораган. Әмма хатыны үлгән ир каршы килү аркасында суд җинаятьтә гаепләнүченең үтенечен канәгатьләндерми.
Суд Вафинның гаебен тулысынча дәлилләнгән дип саный, аңа өч ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар