16+

Казанда астрономия буенча олимпиада дәвам итә

Кичә Казанда XX Халыкара астрономия олимпиадасы башланды.

Кичә Казанда XX Халыкара астрономия олимпиадасы башланды.

Әлеге чарада Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Тайланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Россия, кыскасы - 13 илдән 65 укучы катнаша. Россия җыелма командасы составына Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булган 6 укучы кергән. Алар арасында Татарстан вәкиле - Казан федераль университетының IT-лицеенда 9 нчы сыйныфта белем алучы Игорь Никоноров та бар. Ярышлар өч турда узачак: теоретик, күзәтүчелек һәм гамәли этаплар. Күзәтү туры КФУның В.П.Энгельгарт исемендәге астрономия обсерваториясендә узачак. Олимпиада программасы кысаларында, катнашучылар өчен Казан буенча экскурсияләр оештырылачак. Укучылар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына, КФУга, Казан Кремленә, Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә сәяхәт кылачак. Олимпиада 23 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading