Казанда һәм Чаллыда тавыш бирү участоклары видеокамералар белән тәэмин ителәчәк
Татарстанда Казан һәм Чаллы участок сайлау комиссияләре РФ Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү уздырган вакытта видеотеркәү чаралары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда Казан һәм Чаллы участок сайлау комиссияләре РФ Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү уздырган вакытта видеотеркәү чаралары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.
"Барлык территориаль сайлау комиссияләре видеокүзәтү белән тәэмин ителгән инде. Эпидемиологик хәлгә һәм катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, республика хөкүмәте Казан һәм Чаллы участок комиссияләрен видеофиксация системалары белән тәэмин итү мөмкинлеген тапты», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Җирле сайлау комиссияләрендә һәм участок комиссияләрендә видеокамералар 25 июньнән эшли башлаячак. Казанда һәм Чаллыда 65 җирле һәм 600 участок сайлау комиссиясе видеокүзәтү чаралары белән тәэмин ителгән. Республика сайлаучыларының яртысы диярлек нәкъ менә шушы шәһәрләрдә яши.
2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Чаллы һәм Казанда яшәүче һәм ихтыяр белдерү хокукына ия гражданнар саны 1 318 231 кеше тәшкил иткән. Илнең Төп документына үзгәрешләр кертелүгә карата үз фикереңне белдерү хокукына 2,9 млн татарстанлы ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар