Казанның Мәскәү районында җәяүлеләр юл аша чыга торган «зебра»да иномарка таптаган 10 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән.
Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Һәлакәт көндез Ибраһимов проспектында 326 нчы йорт каршында көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә булган. “Мицубиси” юл аша чыгып баручы хатын-кызны һәм баланы бәрдергән.
Бала хастаханәдә үлгән, аның әнисе дә авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәдә ята. Юл-патруль хезмәте инспекторлары һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.
Агентлыкка шәхси чыганакларыннан билгеле булганча, иномарка хуҗасы Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар