7нче декабрь көнне "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлангычы белән авыр тормыш хәлдә калган кешеләрне бушлай ашату өчен “Приют человека” ачылды.
Хәзер мондый социаль ашханәләрнең саны алтыга тулды. Шулай итеп, бүгенге көннән Татарстан башкаласында көн саен 1000гә якын мохтаҗ кеше кайнар ризык һәм чәй белән тәэмин ителә.
“Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итү буенча пункт Дәрвишләр бистәсендә – Липатов урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашты. Ул 804нче км тимер юл тукталышы һәм Азык-төлек һәм йорт кирәк яраклары базары янәшәсендә. Әлеге ноктада һәр көнне 100-200 кешегә бушлай кайнар ризык биреләчәк.
Ачылыш тантанасы күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашында узды.
Ашау-эчүгә мохтаҗ булучылар да, ярдәмнәрен бирергә әзер булучылар да бар. “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” җитәкчесе Азат Гайнетдиновтан Аллаһ разый булсын! – дип Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин теләкләрен җиткерде.
Мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала. Мисал өчен, әлеге тәҗрибәне Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләре тормышка ашыра. “Зәкят” хәйрия фонды дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Борһан Шаһиди скверында йөзәр кешене, “Ярдәм” фонды эш көннәрендә йөзәр кешене ашата. Норлат мөхтәсибәте көн саен – 70, Чистай мөхтәсибәте 55 кешегә кайнар аш тарата.
Чыганак
Комментарийлар