Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган ифтар узды
Казанның «Мәрҗани» мәчетендә мәшһүр татар галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган ифтар узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның «Мәрҗани» мәчетендә мәшһүр татар галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган ифтар узды.
Кичә мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең сәламләү сүзләре белән башланды.
«Безнең ифтар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланган. Бүген тагын бер истәлекле вакыйга – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аларны хөрмәтләп искә алу, рухларына багышлап дога кылу бик күркәм гамәл», - дип искәртте ул.
Ифтарда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты, ул Рамазан аенда ураза тотуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.
«Дөньяда Рамазан аендагы ураза кебек җиренә җиткереп үтәлә торган бүтән чара юк. Аллаһы Тәгалә мөселман өчен ураза тоту мәҗбүри дигән. Кешедә эчке «Мин» бар һәм без аны тәрбияләргә тиеш», - диде Сәмигуллин.
Ш.Мәрҗани исемендәге институт доценты, татар фәннәре кандидаты Рамил Әдһәмов дин белгеченең фундаменталь хезмәтләре, фәнни эзләнүләре һәм тормыш юлы турында сөйләде. Кичә мөнәҗәтләр уку белән аралашып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар