Казанга юл тотучы автобус юл һәлакәтенә очраган. Һәлак булучылар да бар
Волгоград янында Казанга таба хәрәкәт итүче автобус юл һәлакәтенә очраган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Волгоград янында Казанга таба хәрәкәт итүче автобус юл һәлакәтенә очраган.
Автобусның ике пассажиры һәлак булган.
Волгоград янындагы трассада «КамАЗ» һәм микроавтобус бәрелешкән. Җәмәгать транспорты Дагыстаннан Казанга юл тоткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авария 23 декабрьдә 02:50 сәгатьтә Дубов районында килеп чыккан. Микроавтобус «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Микроавтобуста булган ике пассажир һәлакәт урынында ук үлгән. Моннан тыш, тагын дүрт пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, алар арасында 7 яшьлек бала да бар.
Микроавтобус Дагыстаннан Казанга юл тоткан. Пассажирларны ташу юлдашларны эзләү системасы буенча башкарылган, дип аныклый ТАСС.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар