Казаннан «Салават күпере»нә поезд йөри башлый
Быел Казаннан «Салават күпере» микрорайонына тимер юл төзи башлаячаклар. Бу проект шәһәрнең 60 мең кешесенә исәпләнгән иң эре микрорайонының транспорт проблемасын хәл итәргә булышачак, дип яза «РБК».
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Быел Казаннан «Салават күпере» микрорайонына тимер юл төзи башлаячаклар. Бу проект шәһәрнең 60 мең кешесенә исәпләнгән иң эре микрорайонының транспорт проблемасын хәл итәргә булышачак, дип яза «РБК».
- Узган ел ахырында без Горький тимер юлы җитәкчелеге белән килешү төзедек. Шуның нигезендә, «Салават күпере» микрорайонына тимер юл тармагы төзергә уйладык. Тимер юл микрорайонны «Казан-2» станциясе белән тоташтырачак, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.
Аның сүзләренчә, «Казан-2» вокзалы - метроны да, тимер юл һәм җир өсте транспортын да берләштерә торган урын. Министр киләчәктә Казан тирәли барлык шәһәр яны бистәләрен үз эченә алган тимер юл боҗрасы барлыкка килү ихтималын да җиткерде. Соңгы вакытта шәһәр яны электричкалары халык арасында популярлаша бара, маршрутлар да арта икән. «Содружество» компаниясе, әйтик, 2016 елда 700 миллион керем алган. Тагын бер яңалык: тест рәвешендә пассажирлар агымы мониторингының автоматлаштырылган системасы эшли башлаган. Ул билетсыз йөрүче пассажирларны киметергә булышачак. Шуны да искәртергә кирәк: Татарстанда тимер юл транспортына бәяләр Идел буе округында чагыштырмача түбән. 9 чакрымлы зона өчен ул 13,7 сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
-
#Җәмгыять
«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладлар
Комментарийлар