Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды
Рамазан аеның 1 нче көнендә (23 нче мартта), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
«Татар кызлары» хитына сүзләр язган 20 яшьлек кыз: «Шигырь язарга мине кайгы өйрәтте»
-
#Кыскача яңалыклар
Архив туплаган өчен - грант!
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда «Минем субсидияләр» сервисы аша 2,4 млрд сумга 15 меңнән артык гариза хупланды
-
#Төрлесе
Казанда иң күп штраф җыйган оешмалар билгеле: 434 тапкыр кагыйдә бозган компания кем ул?
-
#Төрлесе
«Бәйрәм саен бер үк сүзне кабатлый»: ирем беренче мәхәббәтемне оныта алмый
loading
“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Рамазан аенда көн саен ифтарга әзер ризык тутырылган 1000нән артык ланч-бокс тарата. Бүген пылау, яшелчә салаты, өлеш, ипи һәм хөрмә җимеше махсус контейнерларга тутырылды. Ифтарның күп өлеше Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең мәчет хезмәткәрләре һәм волонтерлары тарафыннан мохтаҗларга җиткерелә. Ифтар-боксларны алучылар арасында – мәчет-мәхәлләләрдәге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, аз керемлеләр, шулай ук уку йортлары студентлары бар.
Комментарийлар