Казанда һәм Татарстанның 12 районында узган тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 76 яңа очрагы ачыкланган.
4се - читтән кайтучыда расланса, калганнары чирне элемтә аша йоктырганнар. Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 9 кеше хастаханәгә озатылган, 67 хаста - өйләрендә генә дәвалана. Тәүлек эчендә 76 пациент сихәтләнгән.
Иң авырып китүчеләр арасында - 30дан 50гә кадәрге кешеләр - 23 очрак, икенче урында 50-60 яшьтәгеләр - 22, 18 - 30яшьтәгеләр арасында зараланучылар - 15.
Республика шәһәрләре һәм районнары буенча Казан беренчелектә, 59 яңа очрак.
Әлмәт - 2
Бөгелмә - 1
Югары Ослан - 1
Биектау районы - 1
Зеленодольск - 2
Лаеш - 4
Лениногорск - 1
Минзәлә - 1
Түбән Кама - 1
Питрәч - 1
Саба - 1
Теләче районы - 1
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар