16+

Әкәмәт: Казан уртасында аюлар йөри! (ФОТО)

Казанда яшәүче берәү шәһәр үзәгендә аюлар белән йөрүчене фотога төшереп социаль челтәргә куйган.

Әкәмәт: Казан уртасында аюлар йөри! (ФОТО)

Казанда яшәүче берәү шәһәр үзәгендә аюлар белән йөрүчене фотога төшереп социаль челтәргә куйган.

Әлеге хәлне күреп, шаккатучыларны: "Башкала уртасында нинди аюлар йөри соң?" - дигән сорау борчымый калмагандыр. Баксаң, бу аюлар урманныкы түгел, ә үзебезнең циркныкы икән бит, ләбаса! Цирк хезмәткәре аюларны һава суларга гына алып чыккан булган.

Исегезгә төшерәбез: әле шушы көннәрдә генә Мамадыш районында җиләккә барган җирдә бер ир-ат аю күргән иде. Берничә көннән Лаешта аю күренде. Аю эзләрен умартачы сизеп, урманчыга хәбәр биргән. Хәзер аюлар белән нәрсә эшләргә дигән сорауны тиешле органнар хәл итү белән мәшгуль.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading