16+

Коммуналка өчен нинди очракларда субсидия бирелә?

Россия законнары буенча, коммуналь хезмәтләр өчен тиешле максимумнан күбрәк түли торган гаиләләргә субсидияләр каралган.

Россия законнары буенча, коммуналь хезмәтләр өчен тиешле максимумнан күбрәк түли торган гаиләләргә субсидияләр каралган.

Субсидия ничек санала һәм аны алу өчен нишләргә икәнен юрист Србуи Иващенко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Эксперт искәрткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ярдәмне дәүләт һәм муниципаль фондындагы биналарны кулланучыларга, шәхси фондтагы биналарны арендага алучыларга, торак кооперативлары әгъзаларына, шулай ук торак бина милекчеләренә бирәләр.

Субсидия күләме һәм аны бирү тәртибен хөкүмәт билгели. Шул ук вакытта җирли хакимият вәкилләре ярдәмне санауның үз механизмын кертә ала.

Кагыйдә буларак, төбәкләр субсидия бирүне сорау өчен метрлар санын һәм гаиләнең гомуми кеременең коммуналка өчен сарыф ителә торган максималь күләмен билгели, ди Иващенко.

«Мәскәүдә сезнең гаилә кеременең ун проценттан артыгы коммуналь түләүгә китсә, сезгә субсидия бирергә мөмкиннәр - дәүләт торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның бер өлешен компенсацияли», - ди ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading