16+

Кореяда кызлар ир фамилиясен алмый

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Корея халкы тормышы белән таныштым. Кышкы Олимпия уеннары Кореяда узгач та, аларның гореф-гадәтләрен, мәдәни үзенчәлекләрен белү минем өчен бик кызык тоелды.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Корея халкы тормышы белән таныштым. Кышкы Олимпия уеннары Кореяда узгач та, аларның гореф-гадәтләрен, мәдәни үзенчәлекләрен белү минем өчен бик кызык тоелды.

Корея иле – иртәнге сафлык дигән гыйбарә бар. Төньяк Кореяда диңгездән 2744 метр биеклектә урнашкан Пэктусан тавы турында горурланып сөйли кореялылар. Иң озын елгалары – Амноккан. Кореяны Япония һәм Сары диңгез биләп алган. Шуңа да күп кеше биредә корабль төзү эше белән шөгыльләнә. Кореяда будда динен тоталар.
Корея алфавитында 40 хәреф бар икән. Иң киң таралган фамилияләр Ким, Ли, Пак, Өой, Чан. Фамилияләр, гадәттә, бер иҗектән, исемнәр ике иҗектән тора. Иң беренче булып фамилия языла, аннары исем әйтелә. Шунысы кызык: кияүгә чыккач, кызлар ир фамилиясен алмый. Аның каравы, балалар әтиләре фамилиясен йөртә, бу – канун. Мең еллар дәвамында кореялылар милли киемнәре – ханбок кия. Туристларны Кореяда иң җәлеп иткән урыннарның берсе – 40-50 мең ел элек кеше яшәгән мәгарә. Кешеләр озак еллар җир астында яшәгәннәр. Безнең эрага кадәр 400 еллар элек дөге үстерергә өйрәнгәннәр. Кореяда нинди генә бәйрәм юк: ай тууны да, яңа ай, чирек ай күтәрелүне дә билгеләп үтәләр. Беренче чәчәкләр ачылу, уңыш җыю, кунак килү дә алар өчен бәйрәм. Бала туу зурлап уздырыла. Сабыйга 60 көн булгач, 100 көн булгач, 1 яшь тулгач та, бәйрәм ясыйлар. Дөге пешерәләр, туганнар белән җыелышалар, бүләк бирешәләр икән.

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading