Коронавирус эпидемиясен туктатуның бердәнбер юлын әйттеләр
Россиядә Covid-19 эпидемиясен тулысынча җиңәр өчен бары тик массакүләм вакцинация гына ярдәм итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә Covid-19 эпидемиясен тулысынча җиңәр өчен бары тик массакүләм вакцинация гына ярдәм итәчәк.
Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Covid-19 — баналь булмаган, бик мәкерле һәм катлаулы инфекция, ул бик начар төгәлләнергә мөмкин. Шуңа күрә инфекционистлар һәм эпидемиологлар бу эпидемияне бары тик вакцинация гына җиңә алачак дип саный», — дип яза РИА Новости.
Шул ук вакытта Роспотребнадзорда әйтүләренчә, коронавируска каршы вакцинаны җәен ясап өлгерергә кирәк. Бу көзге-кышкы сезонга әзерләнергә ярдәм итәчәк, чөнки бу чорда ОРВИ һәм башка инфекцияләр белән авыру очраклары арта.
Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, «эпидемиядән һәм пандемиядән вакцинация генә түгел, ә кыска вакыт эчендә уздырыла торган массакүләм вакцинация ярдәм итә». Болай эшләгәндә, патогенга иммунитеты булган кешеләр күбәя, нәтиҗәдә вирус йоктыру «чылбыры» өзелә.
Алдарак «Татар-информ» Мәскәү мэры Сергей Собянинның шәһәр халкын прививка кампаниясендә катнашырга өнди башлавын язган иде. Эпидемияне җиңү өчен коронавируска каршы вакцинация мөһимлеге турында Президент Владимир Путин да әйтте.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар