Бүген республикада коронавирустан 67нче үлем очрагы теркәлгән.
1957 елгы ир коронавирус инфекциясенең авыр формасы белән Казанның 12нче хастаханәсендәге йогышлы авырулар госпиталенә салынган булган. Авыруның башка хроник чирләре булуы да мәгълүм. Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар