Коронавирустан 12 төрле дару бушлай биреләчәк
12 төрле даруның унысы кайтарылган инде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
12 төрле даруның унысы кайтарылган инде.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән амбулатор шартларда дәваланаучы пациентларга билгеләнә торган 12 төрле препарат бушлай биреләчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.
«Бүлеп бирелгән 146 миллион сумның 132 миллионына дарулар сатып алынды. Без килешү төзегән 12 төрле даруның унысы кайтарылды», — диде министр урынбасары.
Фәридә Яркәева сүзләренчә, якын арада «Интерферон» һәм «Левофлоксацин» даруларына килешү төзеләчәк.
Табиблар бу даруларны билгеләгәч, аларны кабул итү схемасын, каршы күрсәтмәләрне, аларны кабул иткәннән соң булырга мөмкин нәтиҗәләрне аңлатырга тиеш.
Әлеге ике препарат та Covid-19 коронавирусының җиңел һәм уртача катлаулы, пневмонияле һәм пневмониясез формаларында кулланыла.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар
1
0
0
Бездә бит Ковидлы авырулар юк?
0
0