Коронавирустан үлгән ирнең хатыны табибларны судка биргән
Авыру ир-ат бер ел элек вафат булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Авыру ир-ат бер ел элек вафат булган.
Казанда коронавирус белән авырып үлгән ир-атның тол калган хатыны рентгенолог-табибны судка биргән. Максим Сәмигуллин исемле бу табиб пациентның үпкәләре зарарлану турында нәтиҗә язып биргән булган. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.
«Мине пациентка рентген тикшерүе ясауда һәм рентген снимогының белешмәсен дөрес иттереп интерпретацияләмәүдә гаеплиләр. Шуннан соң безнең хастаханә пациенты тагын дүрт хастаханәдә яткан. Аның үпкәләренә берничә тапкыр томография ясаганнар, шуннан соң дүрт атна узгач, ул вафат булган», — дип сөйли рентгенолог.
Табиб сүзләренчә, ул бу пациентның үзен күрмәгән дә. Нәтиҗәне ул рентген снимогына карап язып биргән. Ул вакытта табиб нәтиҗәсе буенча авыру кешенең үпкәләренең 50 проценты зарарланган булган. «Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә шуңа күрә пациентны хастаханәгә салмаганнар, дәваланырга өенә җибәргәннәр», — дип сөйли Максим Сәмигуллин.
Ләкин табиб фикеренчә, хастаханәгә салу турындагы карар рентген снимогы буенча гына кабул ителми. Шулай ук медицина бергәлеге раслаганча, Сәмигуллин язып биргән нәтиҗә дә шик тудырмый.
Хәзер табибны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Максим Сәмигуллин сүзләренчә, бу очракны ишеткәч, республикадагы хезмәттәшләре дә, Россиянең башка төбәкләрендәгеләре дә борчуга калган. Рентгенолог үзе пациент каршында нинди гаебе булуын әле дә аңлый алмый.
Авыру ир-ат бер ел элек вафат булган. Тикшерүчеләр табибтан сорау алган. Хәзер материалларны судка тапшырырга әзерлиләр, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар