Чаллыда 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе коронавируслы пациентларны кабул итүгә әзерләнә.
Ахыргы карар 7 октябрьдә кабул ителәчәк.
Яр Чаллыда 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе коронавируслы пациентларны кабул итәргә әзерләнә, дип хәбәр итә "Челнинские известия".
Басма мәгълүматы буенча, әлеге медучреждениегә китерелгән пациентларны БСМПга күчергәннәр, ә алга таба ярдәмгә мохтаҗ булмаганнарны өйләренә җибәргәннәр.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау башлыгы Александр Николаев сүзләренчә, соңгы карар 7 октябрьдә кабул ителәчәк, әлегә документларны әзерләү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар