16+

Кредит рәсмиләштерүдән баш тартып, аферистлардан коткарып калганнар

Банк хезмәткәре хатын-кызга кредит рәсмиләштерүдән баш тарткан һәм аферистлардан коткарып калган.

Банк хезмәткәре хатын-кызга кредит рәсмиләштерүдән баш тарткан һәм аферистлардан коткарып калган.

Мошенниклар чираттагы корбаннарына төрле 29 номердан биш көн дәвамында шалтыраткан.

Чаллыдагы банк бүлекләренең берсендә эшләүче хезмәткәр 53 яшьлек хатынга кредит бирүдән баш тарткан. Шул адымы белән аны аферистлар саклап калган. Банкка мөрәҗәгать иткән хатын-кыз бертуктаусыз телефон аша сөйләшкән һәм нык борчылган. Менә шуларга игьтибар иткән дә инде сак хезмәткәр. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр 900 мең сум акчадан колак каккан. Ә банк хезмәткәре теге хатынга мошенниклар ятьмәсенә килеп эләгүен аңлаткан, консультация үткәргән. Бары шул сөйләшүдән соң гына ышанучан хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүчеләр "Мошенниклыкка һөҗүм" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Эш шунда ки, башта хатын-кызга банк хезмәткәрләре дип таныштырган ят кешеләр шалтырата башлаган. Биш көн буе алар хатын белән сөйләшүләр алып барган, банкта сакланган акчалары куркыныч астында дип ышандыра алганнар һәм аларны саклап калу өчен ярдәм итәргә теләүләрен белдергәннәр. Шулай ук кредит алырга, аны кәгазь акчага күчерергә һәм ниндидер счетларга күчерергә кирәк, дип күндерә алганнар. Мошенниклар моның өчен 5 көннәрен сарыф иткән һәм Мәскәү, Троицк, Карелия һәм Чиләбе өлкәсендә теркәлгән 29 телефон номерын кулланганнар. Бөтен банк хезмәткәре дә шундый уяу һәм сак булсын, шундый мошенниклар корбаннары да азрак булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading