Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя.
Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган чит ил машинасы автовозга килеп бәрелгән. Бу хакта фаҗига урыныннан «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткән.
Авария Алабуга-Ижау трассасында булган. «Фольксваген» йөртүчесе сүзләренчә, автомобильнең тәгәрмәче шартлаган, машина каршы як полосага чыккан һәм шунда фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә автоледи машинасында кысылып калган. Зыян күргән кызга ярдәм итү өчен 6 нчы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләрен чакырганнар. Аны автомобильдән чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар