Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.
Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның "Татар халкы каян килеп чыккан?" темасына лекция тыңларга мөмкин. Анда татар халкының килеп чыгышы турында нинди теорияләр булуы, аларның көчле һәм йомшак яклары хакында сүз бара.
Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина "Тукай модернистмы?" дигән сорауга җавап бирә. Галимә татар әдәбиятында модернизм юнәлеше, аның килеп чыгу һәм үсеш этаплары, үзенчәлекләре, иң күренекле тарафдарлары хакында фикер уртаклаша.
Шулай ук сайтта филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановның "Зәңгәр шәл"нең сере нидә?" лекциясе урын алган. Галим спектакль ни өчен популяр, үз вакытындагы һәм хәзер аның акутальлеге нәрсәдә булуы турында сөйли, идеясе һәм сюжет үзенчәлекләрен барлый.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин лекциясе "Курай татарныкымы?" дип атала һәм анда татар халык музыка уен коралларының килеп чыгышы, татарлар тормышындагы урыны хакында сүз бара.
Филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова "Татар теле: озын сүзнең кыскасы" дип исемләнгән лекциясе татар теленең дөнья телләре арасындагы урыны һәм төп үзенчәлекләре турында.
Комментарийлар