Әлмәттә шәһәр буйлап бушлай экскурсияләр эшли башлады.
Алар "Алтын алмалар турындагы әкиятләр" паблик-арт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Гидлар төрле кызыклы риваятьләргә нигезләнеп шәһәр тарихын сөйли. 4 майда балалар өчен махсус экскурсия оештырылачак. Әлмәт йортларындагы рәссамнар ясаган үзенчәлекле мураллар "терелер" дип көтелә. 9 майда узачак велоэкскурсия җиңү һәм нефть темасына багышланачак.
0
Комментарийлар