Лобачевский премиясе иясенә бүләк - 75 мең доллар
Быелдан Казан федераль (Идел буе) университеты Лобачевский исемендәге премия тапшыруны кабат традициягә кертергә җыена.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Быелдан Казан федераль (Идел буе) университеты Лобачевский исемендәге премия тапшыруны кабат традициягә кертергә җыена.
Әлеге бүләк иң беренче тапкыр 1893 елда ук бирелә башлаган булган. Быел дөньякүләмендә танылган 14 белгечтән торган жюри геометрия өлкәсендә ачышлары, фәнни эшләре белән дан казанган шәхесне билгеләде. Лобачевский исемендәге Халыкара премиягә һәм медальгә Америка математигы, Калифорния университеты профессоры Ричард Мелвин Шен лаек дип танылды. Премиянең күләме - 75 мең доллар. Бу дәрәҗәле бүләк 1 декабрьдә, танылган галим Лобачевскийның 225 еллыгы уңаеннан, Казан федераль университетының Императорлар залында узачак тантана кысаларында тапшырылыр дип көтелә. Америка галиме Ричард Мелвин Шенны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән КФУ ректоры Илшат Гафуров та килер дип көтелә.
Премиягә дәгъва кылучылар арасында Канада, Америка Кушма Штатлары, Израиль, Чехия һәм башка чит илләр белән берәттән Татарстан галимнәре дә булган. Барлыгы 13 математик көч сынашкан. КФУ 1992 елдан 2002 елга кадәр Лобачевский премиясен тапшырып килде, аннары кайбер сәбәпләр аркасында бу традицияне туктатып торган иде. Быелдан бу премия һәм акчалата бүләк ике елга бер биреләчәк, ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар