Махсус операциядә һәлак булган хәрбине соңгы юлга алкышлап озатканнар
Сибайда махсус операциядә һәлак булган талантлы егет, биюче Илнар Хатмуллинны соңгы юлга озатканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Сибайда махсус операциядә һәлак булган талантлы егет, биюче Илнар Хатмуллинны соңгы юлга озатканнар.
Илнарны соңгы юлга озату чарасында Башкортстан мәдәният министры Ә. Шәфикова Илнарның әнисе Ларисага Башкортстан башлыгы Указы нигезендә бирелгән "Генерал Шайморатов ордены"н тапшырды. Илнар хезмәт иткән хәрби бүлек вәкиле Алексей Балакин исә Русия Президенты Указы нигезендә бирелгән "Батырлык ордены"н Илдарның хатыны Фидалиягә бирде. Бу хакта "Атайсал" газетасы хәбәр итә.
Якыннары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур югалту бу. Бию көе астында алкышлап, күз яшьләре белән Илнарны халкыбыз соңгы юлга озатты... Язмыш аяусыз. Урының җәннәттә булсын. Әти-әнисенә, сеңлесенә, хатынына, 5 айлык улы Асланга күркәм сабырлыклар бирсен.
Илнар 2000 елның 5 апрелендә Баймак шәһәрендә туган. Сибай шәһәренең 5нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфта белем алганнан соң, Сибай сервис һәм төзелеш көллиятендә "Автомеханика" юнәлешендә укый.
Әти Илдар, әнисе Лариса кебек Илнар да биюгә хирыс була, шәһәрнең "Чаткы" балалар ансамблендә шөгыльләнә. Оста яшь биючене 2017 елда балет артисты итеп эшкә алалар. 2019 елда укуын тәмамлагач, егет армия сафларында бронетранспортерда йөртүче-механик булып хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткач, Сибай концерт-театр берләшмәсенең «Сибай» халык биюләре ансамблендә эшен дәвам итә.
Холкы буенча Илнар тыныч, шәфкатьле, изге күңелле, кыю фикерле, дуслары арасында абруйлы була.
2022 елның 26 сентябрендә мобилизациягә эләгә, мотоукчылар ротасында хезмәт итә. 2023 елның 30 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар