Дәүләт Думасында мәктәпләрдә триколор төсләрендә бер төсле спорт формасын кертергә планлаштыралар.
Бу тәкъдим спорт министрлыгына һәм мәгариф министрлыгына җибәреләчәк, дип хәбәр иткән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов “РИА Новости”га. «Мәктәптә физкультура дәресләре өчен спорт формасын да бердәм нормага кертергә кирәк. Монда мәктәпләрне өч төс: ак, зәңгәр, кызыл төстәге форма сайларга мәҗбүриләү муафыйк булып тора", – дигән парламентарий. Депутат, футболкаларда яки майкаларда һичшиксез Россия гербы булырга тиеш, дип тә өстәде.
"Шул рәвешле без тагын бер тапкыр россиялеләр булуыбыз фактын ассызыклап үтәчәкбез, аннары "мода узышын" бетереп, барлык укучыларны тигезлибез. Кайбер егетләр кыйммәтле кроссовкалар сатып алып, аерылып торырга тырышалар, ә башкалар үзләренә моны рөхсәт итә алмый" дип ассызыклый Колунов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар