Мамадышта Әтиләр клубына үз теләге белән 80нән артык кеше кергән
Мамадышта бер ай элек Әтиләр клубы эшли башлаган иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мамадышта бер ай элек Әтиләр клубы эшли башлаган иде.
Монда әтиләр райондагы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче малайлар белән балыкка йөри, учак яга, станокта агач эшкәртергә өйрәтә, спорт белән шөгыльләнә. Әтиләр клубы мәктәп һәм балалар бакчасы базасында эшли.
- Минем ике туганымның уллары тулы булмаган гаиләдә үсә. Аларны ир-ат эшен эшләргә: чүкеч тотарга, агач ышкыларга, ремонт эшләрен башкарырга өйрәттем, - дип сөйли егерме еллык педагогик стажы булган әлеге клуб эшчәнлегендә бик теләп катнашучы Илдар Хәйруллин.
Илдар әфәнде үзе ике кыз үстерә, ә менә белгән һөнәрләргә осталыгы белән бүлешәсе, ярдәм итәсе килү теләге аны әлеге Әтиләр клубына китерә.
Әлеге клуб башлангычын районның хакимияте органнары да, район кешеләре дә бик хуплап кабул итә. Чөнки Мамадыш районында 12-13% тулы булмаган гаиләләр. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче малайларга ата тәрбиясе бирүдә күпмедер ярдәм итү, тәҗрибәләре белән уртаклашу теләге 80ләп әти кешене бирегә китергән. Бу ирләрнең күбесе - кыз тәрбияләүчеләр.
Мондый клублар көндәлек кирәкле булган тәҗрибә туплау урыны гына түгел, ә социаль әһәмияте булган тормыш мәктәбе ролен дә үти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар