16+

Мандарин бәйрәм кәефен бозмаячак

Интернет челтәрләрдә «мандарин ашап агуланучылар бар, читтән кертелгән мандарин аркасында кискен эчәк инфекциясе тарала» дигән сүзләр йөри. Бу хәбәр күпләрдә шик уятты.

Мандарин бәйрәм кәефен бозмаячак

Интернет челтәрләрдә «мандарин ашап агуланучылар бар, читтән кертелгән мандарин аркасында кискен эчәк инфекциясе тарала» дигән сүзләр йөри. Бу хәбәр күпләрдә шик уятты.

Яңа елга мандарин алмыйбыз, диючеләр дә бар.
Мандарин бәйрәм кәефен бозмаячак, ди белгечләр. Россельхознадзор, ветеринария идарәсеннән бер төркем белгечләрдән торган ­комиссия сәүдә үзәкләрендә, күпләп сату базарларында мандарин сыйфатын тикшерде. Сатудагы мандаринның 70 проценты Кытай һәм Мароккодан керә. Кибет киштәләрендәге юка кабыклы, яшел яфраклары белән бергә сатыла торган вак мандариннар - Кытайдан. Социаль челтәрләрдә нәкъ менә шулар турында сүз бара да инде. Тикшерүчеләр исә лаборатор нәтиҗәләр ярдәмендә мандариннарның кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булмавын әйтте. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова да: «Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мандарин белән агуланучылар күп дигән мәгълүматны кире кага. Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә мандарин белән агуланган балалар теркәлмәгән. Бу уңайдан «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә дә мөрәҗәгать итүчеләр юк», - диде.
Ничек кенә булмасын, мандарин ашаганда чамасын белергә куша табиблар. Ул аз калорияле, витаминнарга аеруча бай җиләк-җимеш булып санала. Кан басымын нормальләштерә, депрессия вакытында, йөткергәндә файдалы, аппетит булмаганда булыша. Шул ук вакытта, аллергиясе булган кешеләргә, ашказанында җәрәхәт, гастрит, бавыр авырулары вакытында мандарин белән сак булырга кирәк. Табиблар балаларга көненә ике-өч, олыларга биш мандариннан артык ашарга киңәш итми. Мандаринны ашар алдыннан яхшылап юарга кирәклеген дә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading