Марат Яруллин музыкантының концертта "башы киткән"
Җырчы Марат Яруллин социаль челтәрдә Түбән Камада узган концертыннан видео урнаштырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Җырчы Марат Яруллин социаль челтәрдә Түбән Камада узган концертыннан видео урнаштырды.
Видеода күренгәнчә, музыкант егет гитарасын идәнгә сугып вата. Марат аны хәтта туктатырга маташа.
“Түбән Камада “Сагынырсың” туры кысаларындагы соңгы концертыбыз булды. Традиция буенча, соңгы концерт “яшел” дип атала. Ягъни артистлар һәм команда сценарийдан читләшергә мөмкин. Бик күп кызыклар булды, музыкантыбыз Альберт аеруча шаккаттырды. Ул концерт турын гына түгел, карьерасын да төгәлләде – иң яраткан гитарасын ватты. Нишләтергә аны, әйтегез әле?” - дип язган Марат.
Маратка төрле фикерләр язганнар: “Мин салют аталар дип торам, монда гитара җимерәләр икән”, “Бер дә матур күренеш түгел”, “Барысы да шәп булды, әмма гитара кызганыч”, “Татар эстрадасы өчен матур түгел, яшьләргә начар үрнәк. Уен коралын ватасы түгел, ә аңа рәхмәт әйтергә кирәк. Миләрен урынына утыру өчен башына сугып ватсын иде”.
Ильмира Нәгыймова исә: “Шулай инде, мин концертыңда булмагач, тәртип бозыла”, - дип язган. Марат аңа көлеп кенә җавап биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар