16+

Матбугат вәкилләре журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 118 язучы һәм журналист катнашкан.

Матбугат вәкилләре журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 118 язучы һәм журналист катнашкан.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды.

«Татмедиа» бинасы янында урнашкан журналистлар һәйкәленә Җиңү көне уңаеннан чәчәкләр салу инде күркәм традициягә әверелде. Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 118 язучы һәм журналист катнашкан, аларның 30дан артыгы яу кырында ятып калган.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар союзы, газета-журнал һәм телекомпания җитәкчеләре фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алды һәм монументка кызыл канәферләр салды, дип җиткерә “Татар-информ”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading