Махсус хәрби операция зонасына көймә, УАЗ һәм исемле посылкалар җибәрделәр
Шушы көннәрдә Лаештан Россия Федерациясенең яңа территорияләренә техника, махсус саклану чаралары, азык-төлек төялгән фура китәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Шушы көннәрдә Лаештан Россия Федерациясенең яңа территорияләренә техника, махсус саклану чаралары, азык-төлек төялгән фура китәчәк.
Лаешта МХО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм әзерләнде.
Лаеш районында яшәүчеләр ярдәмендә егетләребезгә прицеплы УАЗ машинасы һәм Ямаха моторлы моторлы көймә җибәрелде. Аларга двигательләр өчен майлар да әзерләнде. «Помощь СВОим» фондыннан волонтерлар 30дан артык маскировка чаралары — маскировка челтәрләре һәм халатлар тапшырган.
Авыр техниканы ташу, төяү, урнаштыру белән «Балык тоту кардәшлеге» һәм Лаеш хәрби комиссариатының егетләре мәшгуль булган.
Икенче этапта Лаеш хәрби комиссариаты территориясендә машинага автошиналар, блиндажлар төзү һәм җылыту өчен материаллар, электр генераторлары, көчәнеш стабилизаторлары, бензопилалар, шанцлы инструмент, медицина препаратлары, җылы әйберләр, азык-төлек төялгән.
Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез, дип язган Камкая Новь газетасы.
Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Мәскәүдән авылга кадәр мотоциклда тугыз сәгатькә якын вакыт эчендә кайткан.
-
#Язмалар
«Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче», дип сорый иде...»
-
#Киңәш сандыгы
Кальций сиптем дип тынычланмагыз!
-
#Язмыш
«4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»
-
#Язмалар
Көрәш батырына крокодил, маймыл да бирә башламаслармы?
Комментарийлар