Шәһри Казан

Милли мәдәният белән танышуны дастаннан башларга кирәк

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов милли мәдәният белән танышуны, аның үзенчәлекләрен аңлауны борынгы дастаннардан (эпослардан) башларга кирәк, дип саный.

"Идегәй" дастанын театрда кую - тарихны, мәдәниятебез тамырларын өйрәнү максатыннан башкарыла. 

Спектакль Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлана.
— Урта Азия халыклары милли мәдәниятне өйрәнүне дастаннардан башлый. Мәсәлән, без аларның Идегәй образына һәм бу дастанга карашларына игътибар иттек. Казахстанда аның исеме белән аталган фестиваль дә бар. Безгә дә милли мәдәният белән танышуны дастаннардан башларга кирәк, – ди режиссер.

«Идегәй» яшьләр өчен дә кызыклы булачак, дип вәгъдә итә спектакльне куючылар.
— Бездә татар әдәбиятын өйрәнү Тукайдан башлана. Дастаннарда безнең бай мирасыбыз бар һәм аларны өйрәнергә кирәк. Аларның сюжеты, шигъри юллары бөек шагыйрьләребез өчен үрнәк, - ди режиссер. 

Реклама

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов спектакльне укучыларга һәм студентларга күрсәтү планнары турында сөйләде. 
— Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Балалар, яшьләр бу спектакльне күрергә тиеш. "Идегәй" - бик актуаль әсәр. Ул төрле категория тамашачыларга кызыклы булачак», - дип фикерен белдерде театр директоры. 

"Идегәй» спектакленең премьерасы 26, 27 гыйнварга билгеләнгән. Спектакльдә төп рольне яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкара. 

Идегәй (Едигей) – Алтын Урда хакиме (Әмир) (1399 елдан), Нугай Урдасына нигез салучы. Алтын Урда бердәмлеге өчен Идегәй көрәше «Идегәй»халык эпосының нигезе булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: