Миләүшә Сафина: "Мин - начар әни дигән сүз түгел"
Җырчы Миләүшә Сафина Инстаграм сәхифәсендә кызы Мәрьям һәм улы Данияр турында “киңәш” бирүчеләргә җавабын язды. Эш шунда, улы туганнан соң, Миләүшә Мәрьямне вакытлыча әнисе янына Балтачка кайтарды. Дөрес, ул кызын Казанга еш алып килә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Җырчы Миләүшә Сафина Инстаграм сәхифәсендә кызы Мәрьям һәм улы Данияр турында “киңәш” бирүчеләргә җавабын язды. Эш шунда, улы туганнан соң, Миләүшә Мәрьямне вакытлыча әнисе янына Балтачка кайтарды. Дөрес, ул кызын Казанга еш алып килә.
“Мәрьямнең вакытлыча безнең белән бергә яшәмәве, үземне тулысынча яңа туган улыбызга багышлавым Мәрьямне оныттым, бер баланы икенчесеннән артыграк яратам, мин - начар әни дигән сүз түгел.
Мин баласы өчен күкрәгеннән йөрәген өзеп бирердәй аналарның берсе. Мәрьямне улымны яраткан кебек үк өзелеп яратам. Кечкенә улыбызның берни аңламавы аркасында аңа игътибарны азрак бирергә, дип киңәш бирүчеләргә шаккатам. Нинди сафсата бу? Ничек башларына килә мондый уй? Хәтта ирләр дә кечкенә баланың никадәр көч һәм игътибар таләп итүен аңларга сәләтле.
Мин гаиләм өчен ничек яхшырак буласын үзем беләм. Киңәш биргәнче, башта минем гомерне яшәп карарга кирәк”, - дип язган Миләүшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар