16+

Мәктәбе яңа булачак, ә идәне «селкенеп» торачак

Казанның «Салават күпере» торак комплексында быелның 1 сентябренә мәктәп ачыла.

Мәктәбе яңа булачак, ә идәне «селкенеп» торачак

Казанның «Салават күпере» торак комплексында быелның 1 сентябренә мәктәп ачыла.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтте бу сүзләрне. «Президент Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» торак комплексындагы мәктәпне быелның 1 сентябренә өлгертү бурычы куйды», – диде ул.

 Министрлык журналистлар өчен махсус сәфәр оештырды. Бардык-күрдек: мәктәп диварлары инде әзер, җылылык тоташтырылган, бина эчендәге эшчеләр җәйге киемнәрдән генә кырмыскалар кебек кайнаша.
– Биредә эшләр75 процентка башкарылды инде, – дип таныштырды Илшат Гыймаев. – Мәктәп төзелеше «Торак» федераль программасы кысаларында алып барыла. Бу мәктәп беренче чорда «Салават күпере» торак комплексындагы барлык балаларны сыйдыра.

Мәктәп 1224 укучыга исәпләнелгән, проект бәясе – 986 миллион сум. Ике бассейны, ике спорт залы, ашханәсе бар. Илшат Гыймаев әйтүенчә, цементтан кала, барлык төзелеш чималлары да – Татарстанныкы. «Ак таш» төзелеш оешмасы графикны да, проект таләпләрен дә саклый, – ди ул.
– Мәктәп фәкать сертификатлы төзелеш чималларыннан гына төзелде. Иминлек һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә, – дип дәвам итте «экскурсовод» вазифасын «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе урынбасары Дмитрий Клыков. – Кондиционерлар, өстәмә һава өрдергечләр урнаштырыла. Бассейннар кечкенә һәм өлкән сыйныфтагылар өчен аерым була, бассейннардагы су җылытыла. Физик мөмкинлекләре чикле укучы балалар өчен мәктәп бинасында тиешле барлык шартлар тудырыла.
Дмитрий Клыков «селкенеп» торачак идәннәрнең дә серен ачты. Зур һәм кече спорт залларының идәннәренә егылып, имгәнүләрне булдырмау максатында, «амортизация» бирә торган, ягъни йомшак япма җәеләчәк икән.

Башлангыч сыйныфлар укучылары бинага аерым ишектән керәчәк, алар өчен аерым зона карала. Йокы бүлмәләренә кадәр булачак хәтта.
Илшат Гыймаев әйткәнчә, республикада быел җиде мәктәп, Казанда ике балалар бакчасы төзелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading