16+

Мәктәпләрендә парламент дәресләре башланды

Бүгеннән, ягъни 8нче февральдән 13нче февральгә кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре башланды.

Бүгеннән, ягъни 8нче февральдән 13нче февральгә кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре башланды.

Парламентарий вәкилләре дәресләрдә Дәүләт советы эшчәнлеге, законннар кабул итү, аның әһәмияте турында сөйләп, укучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Иң беренче парламент укулары 2009нчы елда үткәрелгән иде. Шул вакыттан ул ел саен үткәрелә. Быелгы парламент укулары инде - сигезенчесе.

Ул «Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт» темасы буенча уздырыла. Дәресләр сәяси-хокукый культура һәм укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга багышлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading