Мобилизацияләнгәннәр буенча Путин мөһим карар кабул итте
Хәрби корреспондент Сладков Владимир Путинның МХОдагы мобилизацияләнгәннәр буенча мөһим карары турында сөйләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Хәрби корреспондент Сладков Владимир Путинның МХОдагы мобилизацияләнгәннәр буенча мөһим карары турында сөйләде.
Хәрби корреспондент Александр Сладков үзенең телеграм-каналында мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның киләчәге турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгәннәр МХО тәмамланганчы шунда калачаклар. Әлеге карарны Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән. Сладков әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәр генә түгел, контрактчылар, шулай ук үзиреклеләр дә фронтта калачак.
"Хәзер барысы да тигез. Барысы да МХО тәмамланганчыга кадәр нацистларга каршы торачаклар. Мин демобилизация һәм, мөмкин булса, кайбер частьләрне даими дислокация пунктларына җибәрү турында Россия Президентына сорау юллаган идем. Югары баш командующий моңа җавап итеп, МХО тәмамланганчыга кадәр мобилизацияләнгәннәрнең шунда калуы турында карар кабул ителгәнен әйтте", - дип язган Сладков.
Хәрби корреспондент Сладков язганча, моблизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен «бу чынбарлык белән килешүнең авыр булуын» таныды. Әмма һәр яклап аларга ярдәм күрсәтелә, проблемлаары хәл ителә, дип өстәгән журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар