Мобилизацияләнгән егет Сабантуй үткәрергә акча биргән
Зәй районы Сарсаз-Баграж халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Зәй районы Сарсаз-Баграж халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.
Һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Павел ялын гаиләсе — хатыны, улы, әти-әнисе, дуслары, якыннары янында уздырды. Санаулы көннәр тиз уза шул, китәр вакыт та җитте. Ул үзен озатырга килгән авылдашларына рәхмәт әйтеп, Сабантуй уздыру өчен үзеннән 15 мең сум акча калдырды.
«Ялым бетеп, мин махсус хәрби операция зонасына ил иминлеген сакларга китәм. Авыл халкына миннән ярдәм булсын, Сабантуй уздыру өчен үземнән өлеш кертәм», — диде Павел.
Тырыш, булдыклы Зверевлар гаиләсендә дүрт ул үсте. Алар барысы да Ватан алдындагы бурычын үтәде. Кече уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Тиздән хезмәте бетеп кайтырга тиеш.
«Ил-көннәребезнең тизрәк тынычланып, улларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Улыбызны шулай хөрмәтләп озаткан авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез», — ди егетнең әти-әнисе.
Чыганак: Новости Заинска
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар