16+

Ник Вуйчич: "Бу дөньяда башка кешеләргә ярдәм итүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк"

Казанга Ник Вуйчич килде. Әлеге минутларда ул журналистлар белән очраша, аларның сорауларына җавап бирә. Ник елына 250 лекция уздыра, инде ул 60 илдә булырга өлгергән, 13 илнең президенты белән очрашкан.

Ник үзен мөмкинлеге чикләнгән дип санамый, буш вакытларында гольф уйный, балык тота, йөзә, трамплиннан сикерә. Ул компьютерда минутына 43 сүз яза.

Аның ике югары белеме бар. Беркайчан боегуны белмәүче Ник кешеләргә яшәү көче бирә, ярдәм итә. "Бу дөньяда башка кешеләргә ярдәм итүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк", - ди ул.

Никның тыңлаучылар аудиториясе саны 9000 000га тулган. Ә аның белән очрашулар кочаклашусыз үтми. Ул бер сәгатькә 1749 кеше белән кочаклашып рекорд куйган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading