Күпчелек очракта башка кешеләрнең фотоларын аларның ризалыгыннан башка куярга ярамый.
Бөтен мәгълүматны социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга ярамый, ди Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов.
Юрист әйтүенчә, шәхси мәгълүматны, мәсәлән, эш урыны һәм яшәү урынын социаль челтәрләрдә күрсәтергә кирәкми.
Шулай ук социаль челтәрләрдә хәзерге вакытта сезнең өйдә булмавыгыз турындагы мәгълүматны да әйтергә ярамый. Яңа шәһәрләрдә булуыгызны сәяхәттән кайткач та сөйләргә була, ди юрист.
Күпчелек очракта башка кешеләрнең фотоларын аларның ризалыгыннан башка куярга ярамый.Шулай ук хезмәт эшчәнлеге турында социаль челтәрләрдә сөйләү кайвакыт коммерция, хезмәт яки табиблык килешүен бозарга мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар