16+

"Әнинең мине эзләп йөрүен ишеттем": йорт шартлау вакытында исән калган балалар ни хәлдә?

Әлегә шикле кешеләр билгеле түгел, өйдә шулкадәр күләмдә газ каян җыелуын ачыклыйлар.

Әлегә шикле кешеләр билгеле түгел, өйдә шулкадәр күләмдә газ каян җыелуын ачыклыйлар.

8 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге 28 июнь урамында торак йортта газ-һава катнашмасы шартлагач, бер подъезд ишелеп төште. Фаҗига вакытында исән калган балалар турында «Комсомольская правда» яза.

Кыз сүзләренчә, әнисе аның аягын күреп ала һәм шкафны күчерә. Аның сеңлесе исә йорт кырыена эленеп калган һәм өченче каттан чак кына егылып төшмәгән. Хәзер алар хастаханәдә. Бәхеткә, балалар җитди имгәнмәгән диярлек, аларның тәне тырналган, кайбер урыннары бәрелгән.

Шартлаудан соң, йортның өч катында стеналар җимерелә. Имгәнүчеләр арасында ике бала бар. Алар — 10 һәм 5 яшьлек апалы-сеңелле кызлар. Балалар дүртенче катта яши, шартлау өченче катта була. Балалар икесе дә хастаханәдә.

Апалы-сеңелле туганнарны 6:15 сәгатьтә әниләре уята, алар мәктәпкә һәм бакчага барырга әзерләнә. Йокылы-уяулы кызлар иртәнге ашны көтеп утырып тора, Лика тешләрен чистартырга кереп китә. «Кинәт кенә „Тудум!“ тавыш ишеттем дә түшәм ишелде. Мин мендәргә аудым, өстән коляска килеп төште, аннары шкаф ауды», — дип искә ала бала.Ул ирене ярылуын, кулы яралануын, кан агуын әйтә, аягында күгәргән урын барлыкка килгән.

«Мин янгын чыгар дип курыктым. Сәер ис сиздем, ни икәнен генә аңламадым. Әнинең мине эзләп йөрүен ишеттем. Коляскада тишек күрдем дә шунда аягымны тыктым. Әни мине күреп алды һәм шкафны күчерде, аннары мин чыктым», — ди Лика.

Биш яшьлек Алиса исә йорт кырыена эленеп кала, йорт читен шартлау дулкыны кузгаткан. Бала өченче һәм дүртенче катлар арасындагы тишек өстендә асылынып тора. «Мин ул тишекне күрдем. Сеңлемне миннән башка беркем дә коткара алмыйсын аңладым», — ди ун яшьлек Лика. Әниләре нәни кызга селкенмәскә куша, олы баласына сеңлесенә ничек ярдәм итәсен аңлатып тора.

«Мин бассам, без икебез төшеп китәр идек. Лика сеңлесе артыннан китте, мин нишлисен әйтеп тордым. Салкын кан белән, тиз генә эшләдек. Лика Алисаны кулыннан эләктереп алды һәм үзе аркылы артка — минем якка ыргытты, мин тотып алдым», — ди кызларның әнисе Наталья.

Аннары балаларны коткаручылар урамга алып чыга. Алар баскыч куя һәм гаиләгә төшәргә ярдәм итә.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылды. Әлегә шикле кешеләр билгеле түгел, өйдә шулкадәр күләмдә газ каян җыелуын ачыклыйлар. Биредә яшәүчеләр фикеренчә, кемдер җылыну өчен көнкүреш плитәсен кабызган. Яки плитәдә ут сүнгән, газ исә чыгып торуын дәвам иткән.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading