Нурлат районында давыл өермәсе узган
Нурлат районы башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, бәла-каза нәтиҗәсендә берничә урамда 4 күп фатирлы йорт зыян күргән, түбәләрен җил каерып аткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Нурлат районы башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, бәла-каза нәтиҗәсендә берничә урамда 4 күп фатирлы йорт зыян күргән, түбәләрен җил каерып аткан.
Моннан тыш, социаль әһәмиятле объектлар да зыян күргән. Күпсанлы электр линияләре өзелгән, ут баганалары ауган.
Иң зур зыян «Энергосервис» ҖЧҖ гаражларына килгән, биредә корылмаларның яртысыннан артыгының түбәләрен каерып алган.
Шәхси сектор да зыян күргән. Район үзәгендәге Сәйдәшев урамындагы берничә гараж түбәсез калган, төзекләндерү эшләре милекчеләр көче белән бара. Шәһәрдә һәм авылларда, аерым алганда Урта һәм Түбән Чаллыда берничә шәхси йорт һәм йорт яны корылмаларының түбәләре зыян күргән.
Шәһәрнең берничә микрорайонында электр линияләре зыян күргән, торгызу эшләре алып барыла. Нурлат район электр челтәрләре оператив рәвештә урыннарга чыккан, эш дәвам итә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, район халкы арасында зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Комментарийлар