Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызга хөкем карары чыгарылды
Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызны гаепле дип таныганнар һәм аңа 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызны гаепле дип таныганнар һәм аңа 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.
Гаепләнүче шулай ук 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Минзәлә районында 9, 10, 13 яшьлек малайлар юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган иде.
Малайлар Югары Тәкермәненнән Тау асты Тәкермәненә каршы як юлдан барганнар. Аларны Toyota машинасы бәрдергән. Зилә Хөсәенова бер судта, прибор панеленә карап, балаларны күрми калуын әйткән иде.
Дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, суд хатын-кызны Россия Җинаять кодексының 264 маддәсенең 5 өлеше буенча гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде һәм 2 елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар