Парламент рәисе вазифасына “Бердәм Россия”дән Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим ителде
Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге конференциясе узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге конференциясе узды.
Конференциядә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗәләр ясалды, партиянең төбәк бүлекчәсе югары органнарына кайбер үзгәрешләр кертелде һәм Дәүләт Советы рәисе вазифасына партиядән кандидатура тәкъдим ителде.
Дәүләт Советы рәисе вазифасына яшерен тавыш бирү белән сайлауга ике кандидатура чыгарылды: Фәрит Мөхәммәтшин һәм Камил Нугаев. Икенчесен бер төркем район башлыклары тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, Фәрит Мөхәммәтшин күпчелек тавыш җыюга иреште. Гәрчә үзе, сайлау урнасына бюллетень салганда, “Мин Камил Нугаев өчен тавыш бирәм”, диде.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутатлары 20 сентябрьдә беренче утырышын уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар