Пенсионерларга тагын 10 000 сум пособие биреләчәк?
Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында Россия төбәкләрендә битлек режимын үтәүне контрольдә тотуга бәя биргән иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында Россия төбәкләрендә битлек режимын үтәүне контрольдә тотуга бәя биргән иде.
Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев пенсионерлар өчен шәхси саклану чаралары алу максатыннан ел саен бирелә торган пособие кертергә тәкъдим итте. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язылган хатның күчермәсе RT карамагында бар.
Covid-19 пандемиясе елдан артык дәвам иткән катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә шәхси саклану һәм профилактика чараларын куллануның мөһимлеген күрсәтте, дип искәрткән закон чыгаручы үзенең мөрәҗәгатендә.
Әлеге чаралар белән тәэмин итү пенсия яшендәге гражданнар өчен актуаль. Алар, бер яктан, сезонлы йогышлы авырулар вакытында аеруча зәгыйфьләнә һәм авыр нәтиҗәләргә дучар булырга мөмкин, икенче яктан, шәхси саклану чараларын даими сатып алуда финанс ягыннан кыенлыклар кичерүләре бик ихтимал.
«Шуңа бәйле рәвештә, көзге авыр эпидемиологик сезон алдыннан пенсия яшенә җиткән затлар өчен шәхси саклану чаралары алуга 10 мең сум күләмендә ел саен биреләчәк түләү кертүнең максатка ярашлы булуын бәяләвегезне сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.
Закон чыгаручы, явыз ният белән куллануга юл куймас өчен, әлеге пособие исемле сертификат ярдәмендә яисә әлеге акчалар бары тик билгеләнгән максатларга гына сарыф ителергә мөмкинлек бирә торган башка механизм ярдәмендә бирелергә мөмкин, дип өстәде.
Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында Россия төбәкләрендә битлек режимын үтәүне контрольдә тотуга бәя биргән иде, дип яза Татар-информ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
Комментарийлар