Пенсия яшен тагын арттыралармы?
Аналитик фикерләре белән бүлеште.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Аналитик фикерләре белән бүлеште.
Россиядә пенсия яшен тагын арттыру өчен шартлар саклана, ди экспертлар. Финанс аналитигы Ирина Андриевская фикеренчә, бу демографик проблемалар белән бәйле: ил халкы картая, туучылар кими.
Эксперт билгеләп үткәнчә, 2020 елда Россиядә 60тан узучылар саны 18,8 процент булган. Ә 2050 елда алар саны 37 процентка җитәргә мөмкин.
Андриевская искәртүенчә, эшләүче һәм пенсия фондына акча күчерүчеләр саны, эшләмәүче һәм пенсия алучы гражданнар санына караганда, күпкә артыграк булырга тиеш. Икътисадчылар билгеләвенчә, ике пенсионерга кимендә өч эшләүче кеше туры килүе шарт.
Илдә уртача тормыш озынлыгы арта. Шул ук вакытта туучылар саны кими. Шуңа да якын киләчәктә эшләүчеләр саны да азаячак. Димәк, эш бирүчеләр социаль кертемнәрне азрак ясаячак. Тик пенсия түләүләре артачак. Бу пенсия яшен арттыруга китерергә мөмкин, дип аңлата аналитик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар