Пособие алырга өлгермәдеңме? 30 сентябрь соңгы көн
Гариза язу акчаны кайсы счетка күчерүен күрсәтү өчен генә кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Гариза язу акчаны кайсы счетка күчерүен күрсәтү өчен генә кирәк.
Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнә торган пособие акчасын алып өлгермәгән ата-аналарга Пенсия фондына гариза язуның соңгы көне 30 сентябрьдә була. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.
«Татарстанда быел 765 меңнән артык бала яңа төрдәге пособие алды. Моның өчен Россия Пенсия фонды республикага 16 млрд сум акча күчерде. Татарстанда һәр бала диярлек үзенә тиешле акчаны алды. Бөтен республикага берничә кешенең генә андый акчаны алмыйча калган булуы мөмкин. Акчаларны алып өлгермәгән кешеләр Пенсия фондына 30 сентябрьне кертеп гариза тапшыра ала», — диде Эдуард Вафин.
Спикер сүзләренчә, гаризаны тапшыру өчен беркая да барырга кирәкми: Дәүләт хезмәтләре порталыннан гына эшне башкарырга була. «Гариза язу акчаны кайсы счетка күчерүен күрсәтү өчен генә кирәк», — диде Эдуард Вафин.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар