Путинга Чечняның югары бүләге тапшырылган
Кадыйров: 2007 елда бирелгән Әхмәт-Хаджи Кадыйров исемендәге орден Путинга тапшырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кадыйров: 2007 елда бирелгән Әхмәт-Хаджи Кадыйров исемендәге орден Путинга тапшырылды.
Әхмәт-Хаджи Кадыйров Кадыйров исемендәге орден дәүләт башлыгы Владимир Путинга тапшырылды, аны бирү турындагы указга 2007 елда ук кул куелган иде, дип хәбәр итте Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров телеграм-каналда.
"Чечня Республикасының югары бүләге - Әхмәт-Хаджи Кадыйров исемендәге орден-яңа гына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга тапшырылды. Орден бирү турындагы указ 2007 елда ук имзаланган иде, әмма бу вакыт дәвамында республикабызны торгызуга бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм аның тарихының иң авыр чорында халыкка ярдәм иткән кешегә төбәкнең югары бүләген тапшыру өчен тиешле очрак та, сәбәп тә юк иде", - дип хәбәр итте Кадыйров.
Ул бу бүләкне "чечен халкы исеменнән белдерелә торган тыйнак рәхмәт" дип атады.
Әхмәт-Хаджи Кадыйров исемендәге Орден 2004 елда, теракт нәтиҗәсендә һәлак булган республиканың беренче Президенты истәлегенә булдырылган. Чечняның иң югары бүләге. Ул Чечен Республикасы алдындагы зур хезмәтләре өчен тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Өч кеше яшен сугып һәлак булган, алар арасында бала да бар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Тукай районындагы ташландык хәлдә булган «Следопыт» лагерен торгызырга кушты
-
#Кыскача яңалыклар
Фәнис Җаббаров көрәшче шәкерте Сергей Павлик турындагы хәбәрләр хакында
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Мәгариф
«Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк»
Комментарийлар