16+

Ришат зур югалту кичерә

Нәрсәдән үлгәнен бер кем дә белми...

Ришат зур югалту кичерә

Нәрсәдән үлгәнен бер кем дә белми...

Ришат Төхвәтуллин кайгылы хәбәре белән уртаклашкан.

"Җанаш истәлегенә

Истәлеккә монда калсын әле! Җанашны туган көнгә Алия буләк иткән иде. Беренче тапкыр кулга тоткач, уйлап куйдым бу бит тере җан хәм аңа мин җаваплы булам.

Үзем белән гастрольләргә алып чыккан булдым. Гримеркада эсседән кая керергә белми иде, көчкә концерт беткәнен көтә иде.

Реклама

Стәрлетамак шәһәрендә сәхнәгә дә бергә чыккан иде ияреп. Аннары үзем белән гостиницага алып керә идем, пока мин йөгереп кергәнче бөтен vip номерны эт оясына әйләндергән иде, шуннан инде аны авылда калдырдым, авылда аңа нык рәхәт иде, үскәнче. Аннары авылдагы тавыкларны тота башлагач, бәйдә тотарга булдык. Җизнәйгә кунакка баргач, тавыгын бер генә капты.Мин гастрольдән кайтканны көтеп кенә тора иде. Нәрсәдән үлгәнен бер кемдә белми, бер өч көн ашамаган, әллә эссе булган , әллә талпан, әллә сагынуыннан?

Җанаш нык якын җанга әйләнгәнен әле генә аңладым !", дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading