Татарстанда коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыять тотрыклы кала.
Авыручылар саны аз гына артуга карамастан, Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк, дип хәбәр итте бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина.
Хәзерге вакытта СОVID-19 белән авыручылар һәм шул чиргә шикле кешеләр белән элемтәгә кергән 717 татарстанлы үзизоляциядә тора. Авыручылар арасында һәр бишенче кеше- пенсионер, шуларның 17% ы 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Патяшина билгеләп үткәнчә, коронавирус йоктыру куркынычы булып җәмәгать транспорты тора һәм чирдән иң яхшы саклану чарасы - маска киеп йөрү.
Комментарийлар