16+

Россиядә 1 февральдән ана капиталын индексациялиләр

1 февральдән Россиядә ана капиталы беренче балага 630,4 мең сумга кадәр һәм икенче балага 833 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк.

1 февральдән Россиядә ана капиталы беренче балага 630,4 мең сумга кадәр һәм икенче балага 833 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк.

Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram каналында хәбәр ителә.

Беренче бала өчен түләү алган әти-әниләргә, икенче балалары туган очракта 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда беренче бала өчен ана капиталы суммасы 589,5 мең сум, ә икенче бала өчен 779 мең сум тәшкил итә иде.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елның 1 гыйнварыннан Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм бүген "Демография" милли проектының бер өлеше булып тора.

Татарстанда яшәүче 390 меңнән артык хатын-кыз әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле ана капиталы алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading