Дәүләт Думасының экология комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов канунга төзәтмәләр кертергә һәм ат ите ашауны тыюны тәкъдим итте.
Бу хакта ул зоояклаучылар белән очрашуда сөйләде. Ул «атларны ит өчен үтерү – кыргыйлык»дип саный.
Билгеле булганча, депутат Россиянең кайбер халыклары гореф-гадәтләрен начар белә икән.
Якутия Кунакчыллык Ассоциациясе рәисе Татьяна Тымырова депутат тәкъдименә җавап итеп, мондый инициатива гасырлар дәвамында ат ите белән тукланучы халыкларның традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәтсезлек дип әйтте.
— Безнең өчен ат-ул азык чыганагы гына түгел, ә борынгы заманнардан ук якутларны озата баручы изге хайван да. Без һәр кешенең үз яшәү рәвешен һәм үз ризыгын сайлау хокукын хөрмәт итәбез һәм безне бу хокуктан мәхрүм итүгә юл куя алмыйбыз, — дип белдерде Татьяна Тымырова.
Ассоциация әгъзалары шулай ук илнең традицион рәвештә ат ите ашаган халыклары вәкилләре белән бергә очрашу үткәрергә, аларның фикерен тыңларга чакырды. Моннан тыш, Бурматовны декабрьдә Якутиядә үтәчәк «Якутия тәме» фестивалендә катнашырга чакыралар, анда -50 градус температурада тай итеннән ясалган төрле ризыклар авыз итәргә мөмкин булачак.
Бурматов ат итен татып караганнан соң, бу «кыргыйлык түгел» икәнен аңлар дип өметләнә якутлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар